27 нче февраль Максабаш башлангыч мәктәбендә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме булды. 1 сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслеге белән саубуллашты. Укучылар матур җырлары, шигырьләре белән күңелне ачтылар.Бәйрәмгә балаларның әниләре һәм Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар да килгән иде. Бәйрәм күңелле үтте. Укуның әлеге баскычын беренчеләр уңышлы гына үттеләр. Киләчәктә дә алар безне матур нәтиҗәләр белән шатландырырлар, дип ышанып калабыз.