7 март көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең укучылары белән “Ягез әле, кызлар!” конкурсы үткәрелде. Конкурста “Елмаю” һәм “Шатлык” командалары катнашты. Бәйрәмне үткәрү өчен кызыклы программа төзелгән иде. Кызлар җитезлектә, тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынаштылар. Конкурс башында малайлар кызларны бәйрәм белән тәбрикләделәр һәм җырларын бүләк иттеләр.