Бакча хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар , һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңладылар, бакча буйлап ориентлашырга өйрәнделәр. Музейда алар борынгы савыт-сабалар, бала бишеге, керосин лампасы, чабата кебек экспонатларны бик кызыксынып карадылар, элеккеге вакытларда аларның нинди максатларда кулланылганын белделәр. Ә “тәмле” бүлмәдә аларны бакчабыз пешекчеләре каршы алды. Пешекчеләр балалар өчен нинди ризыклар әзерләүләрен, ашханәдә урнашкан җиһазларны, аларның кулланылышын,алар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен тәфсилләп сөйләп бирделәр. Аннан соң балалар шәфкать туташы бүлмәсенә үттеләр. Монда балаларны бакчабыз шәфкать туташы Миннебаева Н.Н. градусник, шпатель, бинт, мамык, ингалятор кебек медицина кирәк –яраклары белән таныштырды, авырмас өчен балаларга үзенең киңәшләрен бирде. Кер юа торган булмәдә нәниләр кер юа торган машинаның ничек эшләвен, бу бүлмәдә эшләүче апының хезмәтен күзәттеләр. Мондый сәяхәтләр балаларда хезмәткә мәхәббәтәт, көнкүреш җиһазларына карата сакчыл караш тәрбияли