ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Химия атналыгы кысаларында   Баландыш төп мәктәбендә  төрле  чаралар дәвам итә. 16нчы февраль көнне  мәктәбебезнең 6-9нчы класс укучылары  Химик КВНда  катнаштылар.   Алар ике командага бүленеп  торле сорауларга  җавап бирделәр, төрле  тәҗрибәләр үткәрделәр. Чара катнашучыларга да,   тамашачыга да бик ошады. 17нче февраль көнне  8-9 нчы сыйныф укучылары  презентацияләр якладылар.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә,13-18 февраль көннәрендә, химия атналыгы узды. 8-11 класс укучылары “Минем булачак профессиям” дигән темага стенгазеталар чыгардылар, “Экология һәм химия”темасына проект эшләре эшләделәр.Түбән класс укучылары кабинет белән танышып,кызыклы тәҗрибәләр карадылар.

21 нче февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн. Бу көн 2000 нче елдан ЮНЕСКО карары нигезендә Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә башлады. Шушы уңайдан Олы Нырсы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән “Тел – күңел көзгесе” дип аталган КВН үткәрелде. Чарада укучылар туган тел турында күзаллауларын, иҗади фикер йөртү сәләтләрен күрсәттеләр.

Аның балалар өчен иң күңелле вакыты - әлбәттә, "Аҗаган" уены. Быел да бу уен бик оешкан төстә үтте. Алар төрле хәрби-сугышчан биремнәрне үтәде, яшерелгән “мина”, байракны эзләде, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

17нче февраль көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы  базасында  район тәрбиячеләре өчен «Татарстан республикасының дәүләт телләрен өйрәтү өчен декоратив-гамәли сәнгатьне куллану һәм милли традицияләрне ачу» темасына семинар булып узды.


17
февраль, 2017 ел
җомга

 17нче февраль көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы  базасында  район тәрбиячеләре өчен «Татарстан республикасының дәүләт телләрен өйрәтү өчен декоратив-гамәли сәнгатьне куллану һәм милли традицияләрне ачу» темасына семинар булып узды. Семинар барышында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының  тәрбиячеләре  зурлар һәм  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында ачык шөгыльләр һәм кышны озату  "Ой, Маслена - красота! Открывай-ка ворота!" бәйрәмен күрсәтте. Шулай ук семинарда чыгышлар һәм мастер класслар тыңланылды.  Ахырдан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буеча методисты Сәетова А.Н.  нәтиҗә ясады. 

Семинарда безнең 3нче балалар бакчасыннан Хуҗина Р.Г. һәм Мингазова Г.Р.чыгыш ясадылар.

Бу массакүләм чарада, китапханәче Алсу Фаляхова, китапханәнең 2016 елгы эшчәнлеге турында презентация әзерләде һәм шул турыда чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International