Планетабыз океаннарында һәм диңгезләрендә берничә дистә төрдәге китлар, дельфиннар һәм тюленьнәр яши. Аларның күбесенә юкка чыгу куркынычы яный, шунлыктан алар Россия Федерациясе һәм Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе тарафыннан Кызыл китапка кертелгәннәр. Балаларга китсыманнарның борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәр ничек тереклек итүе хакында җентекләп аңлатылды.
Кичә ахырында аларга хайваннар дөньясы турында китаплар һәм энциклопедияләр күрсәтелде.
Балалар биредә бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты һәм безнең фондта булган әсәрләре белән таныштылар. Презентация ахырында нәни кунакларыбыз зур кызыксыну белән кроссворд чиштеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.
15 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Синдә бары халык ялкыны, син чын улы туган халкыңның» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче презентация ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, тормышының төрле кызыклы вакыйгалары турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп, биш турдан торган викторина сорауларына җаваплар таптылар. “Чәчәкләр” командасыннан бер баллга өстенлек белән “Йолдызлар” командасы җиңүче дип табылды.
Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан аларга “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде, шигырьләре укылды. Герой шагыйрьгә багышланган фильм күрсәтелде.
2017 елның 15-17 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” ААҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе узды “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга АПКны үстерү бурычлары” темасына.
Теләче районыннан коллегия эшчәнлегендә 50 якын авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
15 февраль көнне киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Алан хуҗалыгы баш агрономы Хатмулла Хафизовка “Татарстан Республикасы атказанган агрономы” исемен тапшырды.
Алар олимпиада призерлары булдылар:
-6 нчы сыйныф укучысы - Тимербаева Динә (укытучысы - Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы);
-7 сыйныф укучысы - Нуруллина Айсинә (укытучысы - Гыйлфанова Алсу Мәгъсүм кызы);
-8 сыйныф укучысы - Якупов Илсаф (укытучысы - Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы).
Укучыларга һәм аларны олипиадага әзерләүче укытучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары тапшырылды.
Дата была выбрана не случайно. Именно в этот день в 1989 году последняя колонна советских войск покинула территорию Афганистана. Тюлячинцы собрались на площади , чтобы почтить погибших земляков.
Собравшихся поприветствовали и пожелали мирного неба над головой заместитель руководителя исполкома района Альфред Шайдуллин, военный комиссар, майор Фанис Закиров, председатель Тюлячинскогоо отделения республиканской общественной организации ветеранов войны в Афганистане Айдар Галимзянов.
Почтив память не вернувшихся с войны земляков минутой молчания, тюлячинцы возложили к мемориалу цветы и венки. После посетили могилы бойцов на кладбищах в Ямбулате, Тюлязах и Тюлячах.
– В Афганистан из Тюлячинского района уехали 52 человека, не вернулись живыми 2 наших земляка, 4 «афганцев» умерло уже после службы. В настоящее время в районе проживает 43 участника боевых действий в Афганистане. – рассказал Айдар Галимзянов. – Каждый из нас потерял там своих друзей. Сегодня мы испытываем и боль за тех, кто погиб и радость за тех, кто с нами. Мы участвуем в мероприятиях по воспитанию подрастающего поколения, ведем работу по социальной защите ветеранов и семей погибших и умерших наших товарищей.
Бөек Җиңүнең 72-еллыгы уңаеннан , хәрби- патриотик айлык кысаларында, Баландыш төп мәктәбендә Батырлык дәресләре үткәрелә. Бүгенге тәрбия минуты герой пионерларга багышланган иде. Китапханәче Мубаракшина Ф.Г. 5-6нчы сыйныф укучыларына геройларның батырлыгы турында сөйләде.
15 нче февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган
“Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны” исеме астында
район сәнгатьле уку бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә район мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы утыздан артык бала сәнгатьле сөйләм, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару һәм авторлык әсәрләре номинацияләрендә ярышты. Алан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәймәрданова Румия 9-11 сыйныф укучылары арасында сәнгатьле сөйләм буенча 2 нче урынны яулады. Аның җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Г.Р.
16 нчы февраль көнне, Олы Мишә урта мәктәбе базасында , рус теле һәм әдәбияты , география фәннәреннән семинар үтте. Югары квалификацион категорияле рус теле укытучысы Хузина Г.Ш., 1 нче квалификацион категорияле укытучы Миннебаева Г.Ш рус теленнән, 1 нче квалификацион категорияле укытучы Муллахметова Р.Э география фәненнән ачык дәресләр күрсәттеләр. “ Вакыт безне сайлады” исемле патриотик рухта узган чара беркемне дә битараф калдырмады.