16 нчы февраль көнне, Олы Мишә урта мәктәбе базасында , рус теле һәм әдәбияты , география фәннәреннән семинар үтте. Югары квалификацион категорияле рус теле укытучысы Хузина Г.Ш., 1 нче квалификацион категорияле укытучы Миннебаева Г.Ш рус теленнән, 1 нче квалификацион категорияле укытучы Муллахметова Р.Э география фәненнән ачык дәресләр күрсәттеләр. “ Вакыт безне сайлады” исемле патриотик рухта узган чара беркемне дә битараф калдырмады.