2017 елның 15-17 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” ААҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе узды “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга АПКны үстерү бурычлары” темасына.
Теләче районыннан коллегия эшчәнлегендә 50 якын авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
15 февраль көнне киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Алан хуҗалыгы баш агрономы Хатмулла Хафизовка “Татарстан Республикасы атказанган агрономы” исемен тапшырды.