16 нчы февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «В мире китов и дельфинов» дигән презентация күрсәтелде.

2017 елның 17 феврале, җомга

Планетабыз океаннарында һәм диңгезләрендә берничә дистә төрдәге китлар, дельфиннар һәм тюленьнәр яши. Аларның күбесенә юкка чыгу куркынычы яный, шунлыктан алар Россия Федерациясе һәм Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе тарафыннан Кызыл китапка кертелгәннәр. Балаларга китсыманнарның борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәр ничек тереклек итүе хакында җентекләп аңлатылды.

Кичә ахырында аларга хайваннар дөньясы турында китаплар һәм энциклопедияләр күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International