Район сәнгатьле сөйләм конкурсында

2017 елның 17 феврале, җомга

15 нче февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган

                          “Мин кабыздым җырда ялкын итеп

                          Йөрәгем һәм хаклык кушканны” исеме астында

 район сәнгатьле уку бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә район мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы утыздан артык бала сәнгатьле сөйләм, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару һәм авторлык әсәрләре номинацияләрендә ярышты. Алан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәймәрданова Румия 9-11 сыйныф укучылары арасында сәнгатьле сөйләм буенча 2 нче урынны яулады. Аның җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Г.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International