Татар халкының данлы улы Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, ил буйлап аны искә алу чаралары уздырыла.

2017 елның 17 феврале, җомга

15 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Синдә бары халык ялкыны, син чын улы туган халкыңның» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче  презентация ярдәмендә шагыйрьнең  иҗаты белән таныштырды,  тормышының төрле кызыклы вакыйгалары турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп, биш турдан торган викторина  сорауларына  җаваплар таптылар. “Чәчәкләр” командасыннан бер баллга өстенлек белән “Йолдызлар” командасы җиңүче дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International