17нче февраль көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре өчен «Татарстан республикасының дәүләт телләрен өйрәтү өчен декоратив-гамәли сәнгатьне куллану һәм милли традицияләрне ачу» темасына семинар булып узды. Семинар барышында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында ачык шөгыльләр һәм кышны озату "Ой, Маслена - красота! Открывай-ка ворота!" бәйрәмен күрсәтте. Шулай ук семинарда чыгышлар һәм мастер класслар тыңланылды. Ахырдан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буеча методисты Сәетова А.Н. нәтиҗә ясады.