ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Чарада балаларга  гербның  Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, канатлы барс турында легенда укылды.                                                                      

Урта Мишә авыл китапханәсендә 8 февраль көнне “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” – дигән мәгълүмат сәгате үтте. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Көндәлек яңалыклар белән даими танышып барып, заман белән бергә атлыйбыз.

Өлкән яшьтәгеләр «Новые книги спешат познакомиться с вами» исемле күргәзмәдән заманча әдәбият – детективлар, романнар, яшь авторларның проза әсәрләре белән таныша алалар.  Ә балалар «Ура! Новые книги!» исемле күргәзмәдән Б. Житков, М Пришвин, К. Паустовскийның әкиятләрен һәм хикәяләрен сайлап ала алалар.

8 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе буенча авылның иң күп китап укучысы Кәримуллина Мәүлия Мәхмүт кызының мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Баландыш төп мәктәбендә бүген  атналык  кысаларында,  “Без – табигать баласы “ дигән исем астында рәсем күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары табигатьне саклау , ярату хисләрен пумала һәм карандашлар белән күрсәтә  алдылар. Һәр укучы рәсемнәрне күңел биреп, җиренә җиткереп ясаган .

Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә. Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча шөгыльләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.

Конкурста катнашучы 12 мөгаллимә тәрбия  өлкәсендәге осталыклары белән уртаклаштылар.

Ярышта Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучылар коллективы да катнашты. Шалканова Л .В.  чаңгыда йөгереп 3нче урынны яулады. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.

8 нче февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Парламент дәресе үткәрелде. Парламент дәресен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.А уздырды. Дәрестә 9-11 нче сыйныф укучылары «Татарстан-2030: республиканың киләчәге безнең кулларда” темасына видео материаллар карадылар, фикер алыштылар. Укучылар республиканың киләчәгенә үз өлешләрен дә кертергә сүз бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International