Балаларда сизү органнарының үсеше бик интенсив рәвештә бара.

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

 Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә. Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча шөгыльләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.

    Балаларда акыл, физик  эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсорик тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә. Көндәлек тормышта  бала төрле төсләр белән очраша. Бу аның яраткан уенчыклары һәм әйләндереп алган предметлар. Шул ук вакытта бала сәнгать әсәрләрен: картина, сыннарны күрә, музыка ишетә, ләкин бу белемнәрне кабул итү, үзләштерү олылар ярдәменнән башка гына булса , аның тәэсире аз була. Менә шушы  вакытта сенсор  тәрбия  ярдәмгә  килә дә  инде -  бер-бер артлы,  тәртипкә салынган  кешелек  дөньясының  сенсор культурасы белән таныштыру. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, тәрбияче төсләрне, формаларны, зурлык билгеләрен өйрәтә. Шуның нәтиҗәсендә  балаларның игътибары  ныгый, хәтере,фикерләү сәләте яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International