Теләче үзәк китапханәсендә «Тарихларда калган эзләрдән» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газинең тууына 110 ел тулуга багышлана. Күргәзмәдә язучы турында сөйли торган китаплар, журнал битләрендә басылган язмалар һәм Ибраһим Газинең әсәрләре урын алды. Күргәзмә, китап яратучылар өчен атна азагына кадәр эшлиячәк.
Күкчә авылы китапханәсенең 2017 нче елның гыйнвар аена чыгарылган гәҗитендә чишмәләр тарихы язылды.
Дәүләтнең яшәешен аның дәүләти, иҗтимагый үзенчәлекләре системасын җанландыручы дәүләт символларыннан, җәмгыятьнең тарихи үсешеннән, анда формалашкан гореф - гадәтләр һәм традицияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Татарстанның һәм Россиянең үткән мирасын саклау өчен, аның тарихын өйрәнү зарур. Шул максат белән без күргәзмәдә: дәүләт гербын, флагы һәм гимнын, идарә иткән шәхесләр һәм гербларны аерып торучы билгеләрне, шулай ук башка хакимият символларын тәкъдим иттек.
Бу чарада укучылар табигать турындагы белемнәрен ныгытып,тере һәм тере булмаган табигатьне искә төшерделәр. Балалар әңгәмәне тыңладылар да актив катнаштылар да. Шулай ук балаларга " Гүзәл дөньяда"дигән башваткыч тәкъдим ителгән иде. Бик күңелле уен булды,табышмакларга һәм сорауларга җаваплар табылды.
Укучылар табигатькә багышланган шигырьләр сөйләделәр,төрле сорауларга жавап бирделәр.
7 февраль көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Олы Кибәхуҗа авылында китап бирү пунктында булды.
Бу конкурста 6 сыйныф укучылары - Антонова Камилла һәм Колбасова Ксения катнашып сертификатка ия булдылар.
Олы Мәтәскә хоккей тартмасында Югары Кибәхуҗа һәм Олы Мәтәскә мәктәпләре очрашты. 6:4 исәбе белән Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары җиңде.
Отчетта район Башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Хуҗалыкның һәр белгече уз тармагы буенча һәм хуҗалык җитәкчесе Р.Р.Яхин эшчәнлеккә анализ ясадылар.
Район Башлыгы И.Ф.Зарипов алдыңгы механизаторларга Каримуллин Хамит Вакифовичка – Мактау грамотасы һәм Абдуллин Яхъя Закаровичка – Рәхмәт хаты тапшырды.
Баландыш төп мәктәбендә , укучыларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, озын тәнәфесләрдә һәр көнне диярлек хәрәкәтле уеннар уйнатыла. Атналыкның планы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен тәнәфестә “Кем тизрәк?”, “ Кәрия – Зәкәрия “, “Яулык алыш”, “Зәлидә” кебек татар халык уеннары оештырылды. Балалар кызыксынып башта уенның тәртибе белән танышты, аннан соң уйнап күрсәттеләр. Халык авыз иҗаты әсәрләре тәрбияви яктан да әһәмияткә ия.