Дәүләтнең яшәешен аның дәүләти, иҗтимагый үзенчәлекләре системасын җанландыручы дәүләт символларыннан, җәмгыятьнең тарихи үсешеннән, анда формалашкан гореф - гадәтләр һәм традицияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Татарстанның һәм Россиянең үткән мирасын саклау өчен, аның тарихын өйрәнү зарур. Шул максат белән без күргәзмәдә: дәүләт гербын, флагы һәм гимнын, идарә иткән шәхесләр һәм гербларны аерып торучы билгеләрне, шулай ук башка хакимият символларын тәкъдим иттек.