Баландыш төп мәктәбендә , укучыларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, озын тәнәфесләрдә һәр көнне диярлек хәрәкәтле уеннар уйнатыла. Атналыкның планы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен тәнәфестә “Кем тизрәк?”, “ Кәрия – Зәкәрия “, “Яулык алыш”, “Зәлидә” кебек татар халык уеннары оештырылды. Балалар кызыксынып башта уенның тәртибе белән танышты, аннан соң уйнап күрсәттеләр. Халык авыз иҗаты әсәрләре тәрбияви яктан да әһәмияткә ия.