Теләче үзәк китапханәсендә «Тарихларда калган эзләрдән» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газинең тууына 110 ел тулуга багышлана. Күргәзмәдә язучы турында сөйли торган китаплар, журнал битләрендә басылган язмалар һәм Ибраһим Газинең әсәрләре урын алды. Күргәзмә, китап яратучылар өчен атна азагына кадәр эшлиячәк.