5 февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә экология елына багышланган "Әйдәгез, табигатьне саклыйк!",-дигән темага экологик әңгәмә узды.

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бу чарада укучылар  табигать турындагы белемнәрен ныгытып,тере һәм тере булмаган табигатьне искә төшерделәр. Балалар әңгәмәне  тыңладылар да актив катнаштылар да. Шулай ук балаларга " Гүзәл дөньяда"дигән башваткыч тәкъдим ителгән иде. Бик күңелле уен булды,табышмакларга һәм сорауларга җаваплар табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International