Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы.
Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели. Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта.
Шушы максатны куздә тотып, 27 нче гыйнвар көнне районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә "2017 ел – экология елы" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә хайваннар дөньясы, табигать, экология белән кызыксынучы укучыларга адреслана.
2017 елның 31 гыйнварында Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы “Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү системасының үсеш дәрәҗәсе ” дип исемләнгән Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Зөлфия Шамил кызына катнашу турында таныклык тапшырылды.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучысы Муликова Динә, “Кышкы урман әкияте” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашып, 2 урын алды. Котлыйбыз!
2017 елның 27 гыйнварында сәг.10.00 да Башкарма комитетының актлар залында район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә районның 2016 ел терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2017 елга мәсәләләре буенча киңәшмә булып утте. Кинәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зооветбелгечләре, бухгалтерлары, экономистлары, авыл җирлеге башлыклары һәм КФХ башлыклары катнашты.
Шулай ук киңәшмәдә ТР фермерлар Ассоциациясенең 17 съездында катнашу өчен делегатлар да сайланды. Алар Салахиев Р.М., Валиуллин И.М., Закиев И.И., Гараев А.Р.
На днях сотрудниками Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ состоялась встреча с жителями в деревне Айдарово Тюлячинского района.
Встреча проведена с целью ознакомить граждан с основными правами потребителей, показать, каким образом в повседневной жизни, овладев грамотными способами защиты своих прав, защищаются права и законные интересы потребителей.
Во время приема в доступной форме были даны разъяснения действующего законодательства в сфере защиты прав потребителей. Далее встреча проходила в форме беседы, во время которой активно обсуждались вопросы. Были рассмотрены конкретные спорные ситуации, возникающие между продавцом и потребителем, и способы их разрешения, также одному жителю на месте была оказана помощь в составлении проекта претензии о замене сепаратора ненадлежащего качества.
Встреча была содержательной и полезной. Для того, чтобы люди были более юридически грамотными, сотрудниками территориального органа розданы газета и памятки для потребителей.
Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.
Укытучы Гаязетдинова Ә.И. 1-4 нче сыйныф укучыларына рәссамның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аның картиналарын карадылар. Соңыннан электрон презентация күрсәтелде.
25 нче гыйнвар-Студентлар көне. Шушы көн уңаеннан, 28 нче гыйнвар көнне, Олы Мишә урта мәктәбендә укучылар һәм студентлар арасында очрашу үтте .Очрашу кичәсе чын күңелдән сөйләшү белән башланып китте, интеллектуаль уен белән дәвам итте. Яшьләр ике төркемгә бүленеп үзара төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Студентлар укыткан укытучыларына рәхмәт белдерделәр. Мәктәбебезнең 9-11 нче сыйныф укучылары студентларның киңәшләрен тыңлап, фикер алыштылар. Очрашу кичәсенә спорт уеннары, музыкаль паузалар тагы да ямь өстәде. Бәйрәм флешмоб, күңелле биюләр белән йомгакланды.
Укучыларның сәләтләрен үстерү максатыннан Баландыш төп мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшли. Шуларның берсе- “Оста куллар” түгәрәге. Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары кызыксынып төрле кул эшләре башкаралар. Ахырдан мәктәп күләмендә күргәзмәләр оештырыла.