25 нче гыйнвар-Студентлар көне. Шушы көн уңаеннан, 28 нче гыйнвар көнне, Олы Мишә урта мәктәбендә укучылар һәм студентлар арасында очрашу үтте .Очрашу кичәсе чын күңелдән сөйләшү белән башланып китте, интеллектуаль уен белән дәвам итте. Яшьләр ике төркемгә бүленеп үзара төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Студентлар укыткан укытучыларына рәхмәт белдерделәр. Мәктәбебезнең 9-11 нче сыйныф укучылары студентларның киңәшләрен тыңлап, фикер алыштылар. Очрашу кичәсенә спорт уеннары, музыкаль паузалар тагы да ямь өстәде. Бәйрәм флешмоб, күңелле биюләр белән йомгакланды.