Укучыларның сәләтләрен үстерү максатыннан Баландыш төп мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшли. Шуларның берсе- “Оста куллар” түгәрәге. Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары кызыксынып төрле кул эшләре башкаралар. Ахырдан мәктәп күләмендә күргәзмәләр оештырыла.