ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Ел тәрбиячесе -2017" республика конкурсының муниципаль этабындагы финал өлеше булып үтте. Бу бәйгедә Үзәк  балалар бакчасынын  тәрбиячесе  Наиля Шайдуллина катнашты һәм уңайлы чыгыш ясады. Конкурстагы биш тәрбияче арасыннан безнең тәрбиячебез Наиля Шайдуллина өченче урынга лаек булды.

Без аны шушы уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа  эшендә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Олы Нырсы урта мәктәбендә “Тату сыйныф серләре” конкурсы дәвам итә.   5-9 сыйныф укучылары  арасында “портфолио” номинациясенең мәктәп туры бара. Укучыларга уңышлар телибез.

2017 елның 24-25 гыйнвар көннәрендә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык агрономнары һәм КФХ башлыклары ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла торган язгы кыр эшләрен уздыру  планын төзү буенча  ТИПКА базасында курсларда катнаша.

         24 гыйнвар көнне курсларда район Башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, хуҗалык җитәкчеләредә катнаша.

Олы Мишә урта мәктәбендә, һәр атнаның чәршәмбе көнендә, план нигезендә төрле чаралар уза. 25 нче гыйнвар көнне 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Математик КВН” оештырылды. Математика фәне укытучысы Гарипов Ф.Ф. шушы КВН аша укучыларның математик белемнәрен ныгытты, логик фикерләү сәләтләрен үстерде. КВН да 5 нче сыйныф командасы җиңү яулады.

3 нче сыйныф җитәкчесе ИсмагиловаР.К. әлеге дәресне мавыктыргыч итеп әзерләгән иде. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Дәрес ахырында балаларга саф һавада йөрү, чаңгыда  шуу, дөрес туклану сәламәтлек өчен файдалы икәнлеге аңлатылды.

Бүген безнең Шәтке балалар бакчасына авылыбыз фельдшере Рәмзия Габдулловна килде. Ул балаларга прививка ясарга керде, шулай ук балаларга ни өчен прививкадан курыкмаска кирәклеген аңлатты ,балалар прививканы үзләренең сәламәтлекләре өчен кирәк икәнлеген аңладылар.

24 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы җирлегендә чираттагы хисап җыелышы уздырылды.  Җыелышта узган елда эшләнгән эшләр буенча Иске Җөри авылы җирлеге Советы җитәкчесе, Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры һ.б. хисап тоттылар. 

25 нче январь көнне Баландыш төп  мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “ Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укуга кызыксынуларын арттыру факторы буларак, укыту - тәрбия процессына проект-  тикшеренү эшләрен куллануны кертү ”темасына район конференциясе үткәрелде. Конференция укытучылар  чыгышы  белән башланып китте. Шулай ук укучылар  проект эшләрен якладылар.  Икенче сыйныфта “Дөньяны танып-  белүнең яңа ысуллары “темасына  Загидуллина А.Н., өченче сыйныфта “Файдалы казылмалар. Аларның үзлекләре” дигән  темага Тимербайева Ф. М., ә дүртенче сыйныфта “Туган төбәк - бөек Россиянең бер өлеше” темасына Сафина А. Э. ачык дәрес  уткәрделәр. Конференциядә район мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.

Ркаил Зәйдулла китап укучыларыбызга "Саташкан сандугач", "Ташка башны ордым", "Татар таҗы", "Ил", "Киләчәккә хат" һәм башка бик күп әсәрләре аша таныш. Ркаил Зәйдулла туры сүзле, үткен каләмле язучы.

Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафкәть Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкинага мөрәҗәгать иттеләр. Гүзәлия Минкина мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә вәгъдәләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International