25 нче январь көнне Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “ Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укуга кызыксынуларын арттыру факторы буларак, укыту - тәрбия процессына проект- тикшеренү эшләрен куллануны кертү ”темасына район конференциясе үткәрелде. Конференция укытучылар чыгышы белән башланып китте. Шулай ук укучылар проект эшләрен якладылар. Икенче сыйныфта “Дөньяны танып- белүнең яңа ысуллары “темасына Загидуллина А.Н., өченче сыйныфта “Файдалы казылмалар. Аларның үзлекләре” дигән темага Тимербайева Ф. М., ә дүртенче сыйныфта “Туган төбәк - бөек Россиянең бер өлеше” темасына Сафина А. Э. ачык дәрес уткәрделәр. Конференциядә район мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.