ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шәткенең хоккей тартмасында Шәтке һәм Иске Жөри мәктәпләре очрашты. 5:1 исәбе белән Шәтке мәктәбе укучылары җиңде.

Очрашуның беренче өлеше китапханәдә “Минем сәламәтлегем” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү белән башланып китте. Анда балаларга спорт турында күп кенә мәгълүматләр бирелде. Икенче өлеше клуб фойесында  дәвам итте, балалар күп кенә уеннарда ярыштылар, үзләренең көчләрен сынаштылар. Балаларга оештырган спорт уеннары бик ошады. 

25 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә “Талантлы балалар белән эшләү алымнары һәм юнәлешләре” дип исемләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм өстәмә белем бирү педагоглары район семинары булып узды. Семинарда катнаштылар: өстәмә белем бирү педагоглары- Галимзянова Фәния Габдулхак кызы , Баширова Нүрия Ильдус кызы һәм 1 нче номерлы балалар бакчасыннан - Сабирзянова Ләйсән Миннехан кызы, Муликова Гөлшат Фәрит кызы; 2 нче номерлы балалар бакчасыннан - Биккинина Римма Рашит кызы; 3 нче номерлы балалар бакчасыннан- Мөхәмәдиева Миләүшә Фәнис кызы, Хәбирова Алинә Равил кызы, Гайнуллина Миләүшә Вәлиәхмәт кызы.

Бу бәйгедә үзебезнең балалар бакчасынан инглиз теле укытучысы Гарифуллина А.Р һәм музыкаль җитәкче Терло Э.В.да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

21 январь  көнне, Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә,  районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале уздырылды. Авылдашларыбызга матур концерт программасы белән беррәттән “Көтү каршылау” фольклор күренеше дә тәкъдим ителде.

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.

Бу күргәзмәләр циклы Экология елына һәм туган як табигатенәнә якташларыбыз иҗаты аша мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды..Күргәзмә ел буе эшлиячәк һәм ай саен яңартылып торачак.Ә күргәзмәнең иң беренчесе, авылдашыбыз Р.Ш. Шәйдуллина иҗатына багышланган. Аның өр-яңа “Ялантауга ай кунган” исемле китабы бүгенге  көндә  авылдашларыбыз арасында иң күп укылучы китап булып тора.Бу әсәрендә  автор ,сугыштан соңгы еллардагы  авылдашларыбызның тормышын, Алан ягының гүзәл табигатен үзенең үткен каләме белән бик матур итеп сүрәтли.

 

Дәреслекләр- мәктәп милке. Дәреслекләрнең чиста булуы, башка укучыларга кулланырлык калуы укучылардан тора. Дәреслеккә ясалган һәр тамга материалны  боза, укыту процессына зыян китерә.

25 гыйнварда Алан урта  гомумбелем бирү мәктәбендә  “Транспортта үз-үзеңне тоту әдәбе” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.  Юл хаталарны кичерми. Тәрбия сәгате  барышында укучылар пассажирларның вазифалары белән таныштылар, транспорт әдәбе буенча белемнәрен ныгыттылар.

24 января в Тюлячинской средней общеоброзавательной школе  для старшеклассников проведен урок, посвященный газовой промышленности. Урок провела помощник депутата Госсовета Рафката  Кантюкова Минкина Гузалия Талгатовна. На уроке участвовали: заместитель Главы Тюлячинского муниципального  района Фатхуллин Айрат Гилванович;

 Начальник отдела охраны окружающей среды  Гареев Радик Анисович; старший мастер учебно -  курсового комбината Шахмаева Суфия Аксановна; начальник  районной эксплуатационной газовой службы Хазиев Равис Магсутович. Ученики узнали много интересного о газовой промышленности.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International