Алан авылы китапханәсендә,21 гыйнвар көнне,”Шушы яктан,шушы туфрактан без” дигән күргәзмәләр циклы эшли башлады.

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу күргәзмәләр циклы Экология елына һәм туган як табигатенәнә якташларыбыз иҗаты аша мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды..Күргәзмә ел буе эшлиячәк һәм ай саен яңартылып торачак.Ә күргәзмәнең иң беренчесе, авылдашыбыз Р.Ш. Шәйдуллина иҗатына багышланган. Аның өр-яңа “Ялантауга ай кунган” исемле китабы бүгенге  көндә  авылдашларыбыз арасында иң күп укылучы китап булып тора.Бу әсәрендә  автор ,сугыштан соңгы еллардагы  авылдашларыбызның тормышын, Алан ягының гүзәл табигатен үзенең үткен каләме белән бик матур итеп сүрәтли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International