Укучының көзгесе

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Дәреслекләр- мәктәп милке. Дәреслекләрнең чиста булуы, башка укучыларга кулланырлык калуы укучылардан тора. Дәреслеккә ясалган һәр тамга материалны  боза, укыту процессына зыян китерә.

   Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе китапханә активистлары дәреслекләрне, уку әсбапларын тотуның торышын тикшерү максатыннан, чираттагы рейд үткәрделәр.Алар укучыларга түбәндәге мөрәҗәгать белән чыктылар: ”Китапларны тышлап йөртеп, аларга хөрмәт күрсәтегез, аларның гомере озынайтыгыз.Исегездә тотыгыз: тәрбияле кеше белем чыганагы булган китапны кадерсезли алмый!”

Дәреслек...Нәрсә инде анда?

Тышы... Битләре...

Шул ук вакытта ул- укучының  көзгесе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International