ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә “Көн саен яхшылык кыл!” девизы астында изге эшләр кылу дәвам итә. Укучыларыбыз мәктәптә “Җимлек”операциясе, тимурчылык эшләрендә актив катнашалар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл дә укучылар игътибарыннан читтә калмый. Һәйкәл янын һәрдаим тәртиптә тотарга тырышалар.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Валентин Катаевның 120 еллыгына багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә куелган китаплар арасында укучыларны иң нык тетрәндергәне  –   “Полк улы” китабы булды. Балалар авыл малае Ваня Солнцевның язмышына битараф кала алмадылар. Әдипнең сугыш турындагы башка әсәрләрен дә кызыксынып укыдылар. Күргәзмә ай ахырына кадәр эшләячәк.

Шулай ук сугыш ветераннарына, ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз яшзүче тыл хезмәтчәннәренә укучылар беркетелде,укучылар  педагог-организатор Гинатуллина Г.Н. җитәкчелегендә һәр атнаның җомга көнендә ялгыз әбиләрдә булып аларга кар көрәүдә, йорт эшләрендә булышалар.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 6 класс укучылары каникулдан соң Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Презентация « Юлда һәрвакыт сак бул! » дип, укучыларның тагын бер кат исләренә төшрде: һәркемнең  язмышы үз кулында!  Соңыннан класс җитәкчесе  тема буенча КВН үткәрде.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә каникуллардан соң яңадан җанлы тормыш башланды. 9 һәм 11 сыйныф укучылары  Бердәм дәүләт  имтиханнарына әзерләнәләр. Бу көннәрдә  укучылар сайлап алган фәннәр буенча  тестлар эшләделәр. Урта сыйныф укучылары бик теләп тугәрәрәкләргә  йөри.

Шау-шулы каникуллардан соң башланган 3нче чирекнең беренче атнасы  үтеп тә  китте. Баландыш төп мәктәбе тулы канлы тормыш белән яши башлады. Уку   спорт түгәрәкләре, ярышлар, конкурслар белән үрелеп бара. Бүген дә 4 укучыдан ( Йосыпова Р., Назипов З., Заббаров А., Шакирова А.) торган команда  Казан шәһәренә бадминтон буенча ярышка китте. Аларга уңышлар телибез!

«Кому спели, тому добро…» дип исемләнгән программада күп кенә кызыклы әйтемнәр,сынамышлар,йолалар, җырлар искә төшерелде. Бердәм булып яңа ел җырларын искә төшерделәр һәм кыш темасына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Халык бәйрәмнәре тамасын яктырткан китаплардан күргәзмә төзелде.

11 январь – иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе- Халыкара “Рәхмәт” көне.

Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде бәләкәйдән үк беләбез. Тормышта гына ул “җылы сүзләр”нең мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора- кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен  күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Ә ул тойгыларсыз яшәү рәвеше дә караңгы һәм ярлы булыр иде. Халык юкка гына “Бер рәхмәт мең бәладан коткара” димәгән.

Бүген Баландыш төп мәктәбендә үткәрелгән тәрбия минутлары  “Рәхмәт” сүзе һәм итагатьлеккә багышланган иде.

Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2017 елның 1 гыйнвареннан  ата-аналарның балалар бакчасына түләудә булган үзгәрешләр белән якыннан таныштыру . Компенсация түләүләренең - беренче балага 20%, икенчегә 50%, өченче балага 70 % - сакланып калынуын аңлату . Өстәмә компенсация түләү һәрбер гаилә членының кеременә карап түләнүен кабат аңлатып китү.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Зурлар группасындагы балалар китапханәче белән бергә “Әкиятләрне без яратып укыйбыз, геройларын өйрәнәбез” дип исемләнгән әкиятләр дөньясына сәяхәт кылдылар. Балалар әкиятләрне укыганнан сон, сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук уенчык- картинкалар белән дә таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International