11 январь – иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе- Халыкара “Рәхмәт” көне.
Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде бәләкәйдән үк беләбез. Тормышта гына ул “җылы сүзләр”нең мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора- кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Ә ул тойгыларсыз яшәү рәвеше дә караңгы һәм ярлы булыр иде. Халык юкка гына “Бер рәхмәт мең бәладан коткара” димәгән.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә үткәрелгән тәрбия минутлары “Рәхмәт” сүзе һәм итагатьлеккә багышланган иде.