Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының район советы һәм Муниципаль казна учреңдениясе “Тарарстан Республикасы Теләче муницмпаль районының Башкарма комитеты мәгариф бүлеге” тарафыннан “Гадел яшәргә кирәк” дип исемләнгән коррупциягә каршы рәсем конкурсының муниципаль туры нәтиҗәләре билгеле булды. Балалар иҗат үзәге түгәрәкләренә йөрүче укучылар Мухаметзянова Әдилә, өстәмә белем бирү педагогы Баширова Нурия Илдус кызы җитәкчелегндә 1 урынга, Мәхмүтова Диләрә, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә 2 урынга лаек булдылар. Без аларны котлыйбыз. Республика турында да алдынгы урыннар алуларын телибез.
Укучыларда матур әдәбияткә, китапка мәхәббәт тәрбияләү, тел байлыкларын үстерү, дөньяга карашын киңәйтү йөзеннән Теләче җирлекара китапханәсендә “Әдәби календарь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Январь ае күренекле язучыларыбызның юбилейларына бай ай. Күргәзмә янында язучы, драматург М.Әмирнең тууына 110 ел, шагыйрь Р.Вәлиевка -70 яшь, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел, язучылар Н.Каштан, А. Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан “Җан азыгы – китап” дигән күзәтү үткәрелде. Укучылар язучыларның тормыш юллары һәм иҗат еллары белән таныштылар.
11 января в Баландышском сельском доме культуры совместно со студентами провели караоке-вечер “Җырлап күңел ачабыз”. Оновное внимание у вех было на экране, пели татарские народные песни, которые никого не оставило равнодушным, молодежь показало свое мастерство. В ходе праздника проводились различные игры и конкурсы.
Мул табын әзерлиләр, бүләк бирешәләр. Йөзек салышу, күрәзәлек итү, багу берсе дә калмады.
11 январь көнне Үзәк мәдәният йортында, балалар бакчасының олы төркемендә шөгыльләнүче балалар кунакта булып китте. Алар яңа мәдәният йорты, бүлмәләр, стендлар белән таныштылар. Соңыннан барысы бергә «12 ай» әкиятен карадылар.
7 январь көнне Балыклы авыл мәдәният йортында Казан авыл хуҗалыгы академиясенең “Тургай” халык театры артистлары булды. Алар уйнаган Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт турында риваять” исемле мелодрамасы тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелеп каршы алынды.
5 январь конне Ямбулат авыл клубында балалар елкасы уздырдылар. Алар кыш бабайга шигырь сөйләделәр,җырлап-биеп күрсәттеләр. Кыш бабайдан күчтәнәч алдылар.