Китап күргәзмәсе эшләнде.

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Укучыларда матур әдәбияткә, китапка мәхәббәт тәрбияләү, тел байлыкларын үстерү, дөньяга карашын киңәйтү йөзеннән Теләче җирлекара китапханәсендә “Әдәби календарь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Январь ае күренекле язучыларыбызның юбилейларына бай ай.  Күргәзмә янында  язучы, драматург М.Әмирнең тууына 110 ел, шагыйрь Р.Вәлиевка -70 яшь, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел, язучылар Н.Каштан, А. Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан “Җан азыгы – китап” дигән күзәтү үткәрелде. Укучылар язучыларның  тормыш юллары һәм иҗат еллары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International