7 январь көнне Балыклы авыл мәдәният йортында Казан авыл хуҗалыгы академиясенең “Тургай” халык театры артистлары булды. Алар уйнаган Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт турында риваять” исемле мелодрамасы тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелеп каршы алынды.