11 январь көнне Үзәк мәдәният йортында, балалар бакчасының олы төркемендә шөгыльләнүче балалар кунакта булып китте. Алар яңа мәдәният йорты, бүлмәләр, стендлар белән таныштылар. Соңыннан барысы бергә «12 ай» әкиятен карадылар.