Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә “Ак мамыктай, ап-ак кыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар. Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.
Башваткычны авылдашыбыз Гөлнар Мухаметшина төзеде һәм уенны да үзе алып барды. Уенчыларыбыз Нурулла абый Зәйнуллин, Суфия апа Хасаншина һәм Гүзәлия апа Гимадиевалар барлык сорауларга да җавапларны тиз таптылар. Тамашачыларга уенда катнашучыларыбыз Нурулла абый җыр, Гүзәлия апа бию, ә Суфия апа узе язган шигырләрен буләк иттеләр. “Башваткыч” уены музыкаль паузалар белән аралаштырылып, җыр – бию, уен –көлкеләр белән үрелеп барылды.
Әлеге бәйрәмне бигрәктә балалар зарыгып көтеп ала. 4 гыйнвар көнне Айдар авыл клубында китапханә белән берлектә «Яңа ел сюрпризлары» дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр таратты.
11гыйнвар көнне 1 сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсендә экскурсия үтте. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Экскурсия ахырында үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар. Китапханә ишекләре укучыларга һәрвакыт ачык!
Аны күпме генә теләсәк тә туктата алмыйбыз. Һәрбер көн үзенең истәлекле бер мизгеле белән истә кала. Тагын бер ел сизелмичә узып китте, без яңа 2017 елга аяк бастык. 11 нче гыйнвар көнне Баландыш мәдәният йортында авылыбыз студентлары белән “Җырлап күңел ачабыз” дип исемләнгән караоке-җыр кичәсе узды. Бәйрәм кәефе бөтен студентларга да “йокты”. Һәркемнең төп игътибары экранда булды. Биредә беркемне дә битараф калдырмаган татар халык җырларын җырлап яшьләр осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм барышында төрле уеннар уйналды, конкурслар үткәрелде. Бәйрәм биюләр белән бергә үрелеп барды.
Рәсәй тыюлыклары – безнең туган илебезнең –Ватаныбызның табигый байлыкларын саклау ул. Рәсәй территориясендә 103 тыюлык исәпләнә, аларның һәркайсы турында мәгълүмат тупланды һәм китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
Мирсәй Әмир- Совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле -күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. М.Әмир бик күп әсәрләрнең авторы. Мәсәлән, аның “Саф күңел” романын, “Миңлекамал” драмасын укучылар бик яратып укыйлар. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды.