Бәйрәм үтеп китте, ата-аналар бәйрәм арты мәшәкатьләре белән йөриләр, ә балаларга-ял!!! Саф һавада рәхәтләнеп уйнаганнан соң, китапханәгә җыелып Кыш бабай бүләкләре, бәйрәм хис-кичерешләре турында фикер алышу, бер-берсенә шигырь һәм җырлар бүләк итү балалар күңеленә бик хуш килде. Соңыннан, өйдә бөтен гаилә белән җыелып укыр өчен иң матур һәм иң күңелле китаплар тәкъдим ителде.
Укучылар катнашында “Яңа ел белән!” дигән конкурс үткәрелде. Балалар чыршы бизәү, Кыш бабай турындагы легендалар белән таныштылар, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Кар кызына комплементлар әйтүдә - Мингазов Альмир, “Карлы викторинада” – Вафина Элфинэ, төз атуда Давлетшин Фидаиллэр җиңү яулады. Балалар өйләренә китаплар алып, бик канәгать булып таралыштылар.
Это замечательный проект, аналогов которому в России нет. Наша русскоязычная воспитательница Терло Э.В. тоже проходит эти курсы. Она посещает занятия татарского языка и активно там работает вместе с детьми, таким образом происходит параллельное обучение и воспитателя.
12 гыйнварда мәктәптә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгәнчә тәрбия принципларын тормышка ашыру” дигән темага педсовет уздырылды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: дәрестән тыш эшчәнлектә тәрбия принципларын тормышка ашыру; хәзерге мәктәптә патриотик тәрбия. Күтәрелгән проблемалар буенча түгәрәк җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Тәрбияче зурлар төркеме балалары белән бездә кышлаучы кошларны кайгырту максатыннан бакчабыздагы агачка җимлек ясап элделәр.Тәрбияче балаларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, аларга кыш көне азык табу кыенлашуын, өйләрендә әти-әниләре белән җимлекләр ясап куярга кирәклеген аңлатты.
Җыелышта бакча мөдире Хәсәншина Ф.Ф., мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм район Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шайдуллин А.Р. катнашты. Алар балалар бакчасында 2017 елда буласы капиталь ремонт эшләренә кагылышлы мәсьәләләрне яктырткан чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенән 11 класс укучысы Бариев Айзат катнашты.
10 гыйнвар конне, Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге базасында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән Педагогик кадрларның һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү буенча эшчәнлек” темасы буенча әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. уздырды.
Киңәшмәдә 2016-2017 уку елының икенче яртыеллыгында планнарны гамәлгә ашыру буенча фикер алышынды, республикада үткәреләчәк рейтинглы конкурсларның муниципаль этабын үткәрү турында сөйләшенде. Укучыларның кышкы ялын оештыру буенча нәтиҗә ясалды. Икенче яртыеллыкта үткәреләчәк конкурсларны үткәрү тәртибе сөйләшенде. Юл транспорт халәкатләрен кисәтү буенча мәктәплэрдәге алып барылган эш, хокук бозуны кисәтү һәм укучылар арасында суицид очраклары булдырмауны кисәтү бенча нинди эш алып барылачагы планлаштырылд, кагыйдәләре ". Сорауларны карадылар белән бәйле профилактика эше куркынычсызлык буенча балалар юл травматизмы һәм хокук бозуларны кисәтү, балигъ булмаганнарның суицидаль тәртибен профилактикалау.2016-2017 нче уку елына дигән темага киңәшмә үткәрелде.
Әлеге чарада: Галиуллина Иркя, Гөлназ Миңнуллина -Теләче урта мәктәбе, Җиһаншина Руфия Иске җөри урта мәктәбе укучылары катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре чыгарыла.