Турнирда район мәктәпләреннән җыелма командалар катнаштыґ. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын: Теләче урта мәктәбе
2 урын: Узәк урта мәктәбе
3 урын: Сауш төп мәктәбе
4-5 гыйнвар көннәрендә Арча шәһәрендә 2001-2002 елгы кызлыр һәм малайлар арасында “Мини-футбол-мәктәпләргә” проекты кысаларында мини-футбол буенча Рәсәйкүләм узучы ярышның зона этабы булып узды. Ярышта Теләче районыннан да кызлар һәм малайлар җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, Теләче кызлары Балтач командасына гына җиңелеп, 2 нче урынны яулады, малайлар исә 4 нче урын алды. Кызларга Кубок һәм грамоталар тапшырылды.
Имгәнмичә йөрү, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәләрне үтәмәгән, белмәгәннәр куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Максабаш балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Олы Мишә урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы айлыгы үтте. Айлык барышында укучылар янгын куркынычсызлык кагыйдәләре, уттан саклану чаралары, ут белән шаяруның аянычлы хәлләре турында белделәр. Айлык уңаеннан янгынга каршы рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 5-7 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр район турына җибәрелә. Мондый чаралар укучыларга янгынга каршы профилактика булып торалар.
Теләченең 3нче балалар бакчасы “Изучаем русский язык» С.Гаффарованың программасына нигезләнеп эш итә. Балаларның сүз байлыгын арттыру өчен предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу,рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог; сюжетлы-рольле уеннар;әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү, театральләштерү, сәхнәләштерү , хәрәкәтле уеннар кулланыла.Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер –берсенә сораулар бирәләр. Бик уңай ягы, балалар үзләренең эшчәнлектә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып әти-әниләре белән кабатлый алалар.Алдагы әйтеп үтелгән эш төрләре ике дәүләт телен үзләштерүдә зур этәргеч булып тора.
Моны 11 гыйнвар көнне район мәдәният йортында райондашыбыз, Иске Җөри авыл мәдәният йорты директоры, Теләче Халык театры артисты Равил Насыйбуллинга ярдәм итү йөзеннән үткәрелгән Хәйрия концерты барышында күрдек.
Шунысы сөенечле, Равилнең дуслары чакыруына теләчелеләр дә, танылган артистлар да битараф калмады, зал тутырып концертка килделәр, артистларны алкышларга күмделәр. Чарада бик күп артистлар катнашты. Алар: җырчылар - Гүзәлия (Мәскәү), якташыбыз Артур Хафизов, Гөлгенә бер генә, Наил Табанаков, Раил Рамазанов, Зинира һәм Риззат Рамазановлар, Диләрә Шәйхиева, Рамил Хәйретдинов, Зәринә Хәсәншина, Альбина Хәйруллина Илназ Хәнәфиев, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова, биюче Алла Ясайнис һәм пародия остасы Илдар Ямалиевлар. Концертның идея авторы һәм оештыручысы автор-башкаручы Илназ Хәнәфиев. Концертны аһәңле итеп сүз осталары Гөлүсә Ахунова белән Алмаз Мирзаянов алып барды. Өч сәгатькә сузылган концерттан соң тамашачылар артистларны аягүрә басып алкышлады, концертның сәбәпчесе булган Равил Насыйбуллинга исәнлек-саулык, хәерле гомерләр теләде.
Туган авылыбызны якыннан белү максатыннан бүген Үзәк балалар бакчасынын тәрбиячесе Валентина Степанова. һәм кече тәрбияче Аниса Миннебаева зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Үзәк мәдәният йортына экскурсияга бардылар. Яңа мәдәният йортында аларны директор Ильнур Валиуллин каршы алды. Балаларга концерт залын, матур сәхнәне күрсәтте. Баларга экскурсия бик ошады.
Бүген безнең Баландыш балалар бакчабызда саф һавада “Кышкы уеннар” эстафетасы булды. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Ике команда да бик көчле иделәр. “Кышкы уеннар эстафетасы” дуслыкта көч дигән девиз астында тәмамланды.
Без тыныч тормышта яшәсен өчен, сугышта катнашып, җиңү таңын якынайткан, сугыштан соң авыр елларда илне торгызуда үзләрен аямаган ветераннарыбыз алдында үтисе бурычларыбыз шактый безнең. Баландыш авылы җирлегендә хәзерге вакытта исән бер генә сугыш ветераны да калмады. Ләкин аларның исемнәрен мәңгеләштерүче обелиск- һәйкәл бар. Аның тирә- ягын чиста, матур итеп тоту безнең төп бурычыбыз. Шушы максаттан, кичә- 12 январь көнне безнең Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары, педагог-оештыручы Мубаракшина Ф.Г. җитәкчелегендә, һәйкәл тирәсен кардан арындырды, җыештырды.
“Аулак өй” үткәргән татар өендә дә уен-көлкегә, җыр-биюгә урын зур булды. Моны авыл яшьләре зур осталык белән күрсәтә алды. Авылда яңа мәдәният йортының ачылып эшли башлавына ярты ел чамасы гына узса да, биредә берничә сәнгать коллективы булдырырга өлгергәннәр. Авыл яшьләренең, балаларның активлыгы аеруча күзгә ташланды.