Олы Мишә урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы айлыгы үтте. Айлык барышында укучылар янгын куркынычсызлык кагыйдәләре, уттан саклану чаралары, ут белән шаяруның аянычлы хәлләре турында белделәр. Айлык уңаеннан янгынга каршы рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 5-7 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр район турына җибәрелә. Мондый чаралар укучыларга янгынга каршы профилактика булып торалар.