Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел.

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Без тыныч тормышта яшәсен өчен, сугышта катнашып, җиңү таңын якынайткан, сугыштан соң авыр елларда илне торгызуда үзләрен аямаган ветераннарыбыз алдында үтисе бурычларыбыз шактый безнең.  Баландыш авылы җирлегендә  хәзерге вакытта исән бер генә сугыш ветераны да калмады. Ләкин аларның  исемнәрен мәңгеләштерүче обелиск- һәйкәл бар. Аның тирә- ягын чиста, матур итеп тоту безнең төп бурычыбыз.  Шушы максаттан, кичә- 12 январь  көнне безнең Баландыш төп мәктәбенең  6 нчы сыйныф укучылары, педагог-оештыручы Мубаракшина Ф.Г. җитәкчелегендә,  һәйкәл тирәсен кардан арындырды, җыештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International