Балалар бакчасында рус теле дәресе

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Теләченең 3нче балалар бакчасы  “Изучаем русский язык» С.Гаффарованың  программасына нигезләнеп эш итә. Балаларның сүз байлыгын арттыру өчен предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу,рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог; сюжетлы-рольле уеннар;әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү, театральләштерү, сәхнәләштерү , хәрәкәтле уеннар  кулланыла.Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер –берсенә сораулар бирәләр. Бик уңай ягы, балалар үзләренең эшчәнлектә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып әти-әниләре белән кабатлый алалар.Алдагы әйтеп үтелгән эш төрләре ике дәүләт телен үзләштерүдә зур этәргеч булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International