12 гыйнварда мәктәптә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгәнчә тәрбия принципларын тормышка ашыру” дигән темага педсовет уздырылды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: дәрестән тыш эшчәнлектә тәрбия принципларын тормышка ашыру; хәзерге мәктәптә патриотик тәрбия. Күтәрелгән проблемалар буенча түгәрәк җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.