10нче гыйнвар көнне Теләче 2нче балалалар бакчасында 2017 елда буласы капиталь ремонт эшләренә кагылышлы гомуми әти-әниләр җыелышы булып узды.

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Җыелышта бакча мөдире Хәсәншина Ф.Ф., мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү  методисты Саетова А.Н. һәм район Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Шайдуллин А.Р. катнашты. Алар  балалар бакчасында 2017 елда буласы капиталь ремонт эшләренә кагылышлы мәсьәләләрне яктырткан чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International