Башваткычны авылдашыбыз Гөлнар Мухаметшина төзеде һәм уенны да үзе алып барды. Уенчыларыбыз Нурулла абый Зәйнуллин, Суфия апа Хасаншина һәм Гүзәлия апа Гимадиевалар барлык сорауларга да җавапларны тиз таптылар. Тамашачыларга уенда катнашучыларыбыз Нурулла абый җыр, Гүзәлия апа бию, ә Суфия апа узе язган шигырләрен буләк иттеләр. “Башваткыч” уены музыкаль паузалар белән аралаштырылып, җыр – бию, уен –көлкеләр белән үрелеп барылды.