5 нче январь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, балалар өчен “Яңа ел белән, дуслар!” исемле бәйрәм уздырылды .

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә  “Ак мамыктай,  ап-ак кыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар. Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International