ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, балалар викторина сорауларына җаваплар таптылар. Чара ахырында Рафис Корбанның китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Уен формасында үткәрелгән әлеге чарада Рождества Христова бәйрәме турында сөйләнде. Бәйрәм әкият геройлары: Кыш бабай, Кар кызы, әтәч,бүре, төлке, Убырлы катнашында үткәрелде. Чарада кыш темасына багышланган шигырьләр яңгырады, җырлар җырланды.

Күргәзмәгә балалрның үзләре ясаган кул эшләре куелды. Әлеге конкурста катнашучы һәр укучы үзенең нинди кул эше һәм  нинди материалдан  ясаганын аңлатып узды.

Әлеге күргәзмәгә фәнни ачылышлар турындагы  мәгълүматлар куелды. Күргәзмә белән бигрәктә яшь китап укучылар кызыксына. Алар «Математические чудеса и тайны», «Как ископаемые становятся полезными», «Книга сенсаций и невероятных фактов» исемле китпаларны зур кызыксыну белән карадылар.

Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә  “Ак мамыктай,  ап-ак кыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар. Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.

Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. 4 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә ел буена иң күп китап укыган укучылар котлап һәм бүләкләп кителде. Тугры дус китап белән күрешү – үз бер бәйрәм бит ул.

Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә.

3 январь көнне, Айдар авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышлап  "Ул балачак иленнән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, балалар аның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.

 Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган “Алмалы төн”, "Рафис Корбан шигырьләре", «Куда уходит ночь» исемле иң күләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды. 

Педагогик киңәшмәдә директор Сунгатуллин М.М “ Проблемалы- ориентлашкан укыту” темасына , укыту эшләре буенча директор урынбасары Фасхетдинов А.Х.” Укытучының профессиональ стандарты-мәгариф стратегиясен реализацияләү инструменты “ темасына чыгыш ясадылар. Шулай ук “ Учитель- мастер” грантына ия булган Хайретдинова Я .Р. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.  Педагогик киңәшмәдә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышына һәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International