ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бу чарада балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, җырлар җырладылар, мультфильмнан өзекләр укыдылар, төп геройларның рәсемнәрен ясадылар.

Январь ае күренекле язучыларыбызның юбилейларына бай ай.  Күргәзмә янында  язучы, драматург М.Әмирнең тууына 110 ел, шагыйрь Р.Вәлиевка -70 яшь, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел, язучылар Н.Каштан, А. Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан “Җан азыгы – китап” дигән күзәтү үткәрелде. Укучылар язучыларның  тормыш юллары һәм иҗат еллары белән таныштылар.

Бу бәйрәмне шулай ук балалар да, олылыар да сагынып көтеп алалар. Бу көнне иртәнге якта балалар словатлар әйтеп, өйдән-өйгә кереп акча җыеп йөрсәләр, кич белән олылар, авыл яшьләре үзләрен танымаслык итеп киенеп ипи җыярга чыгалар. Һәрбер өй хуҗасы киенеп кергән нардуганчыларны пешкән тәм-томнар белән сыйлап чыгара. Өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп чыгып китәләр.  

Тылсымлы кыш безгә  яхшы кәеф, мавыктыргыч, күңелле тамашалар, серле  Яңа ел бәйрәме белән  могҗизалы кышкы каникуллар да алып килә. 6 январь көнне, кышкы каникул чорында, Айдар авылы китапханәсендә "Кыш бабай белән Кар кызы "Башваткыч"та кунакта" дип исемләнгән конкурслы күңел ачу чарасы оештырылды. Бу көнне балаларны китапханәче белән бергә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары да көтте. Балалар  Кыш бабай белән төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, матур җырлар җырладылар, 5 класс укучылары үзләре яратып укыган  классик әсәрләрдән өзекләр сөйләделәр, кызыклы “Башваткыч” уенында катнаштылар.  Алар өчен танылган язучы-шагыйрьләребезнең Яңа ел, кыш турындагы  китаплары  урын алган «Тылсымлы кыш»  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар Кыш бабайдан бүләкләр алып, күңелле ял итеп өйләренә таралыштылар.

Бу чараны  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештыралар.  Лоторея уены 8 январь көнне үткәрелде. Башта балалар шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар.

Уен-бәйге барышында укучылар төрле кызыклы ребуслар, кроссвордлар, чиштеләр, үзләре яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

Рафис Корбан  балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза белә. Рафис Корбан ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә. Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова  Рузалия “Балалар күңеленә юл” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куйды. Балаларны язучы белән  якыннан таныштыру йөзеннән аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтте.

Аларга "Яңа елда - яңа китап" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар гыйнвар аенда туган көннәрен билгеләп үтүче язучыларның иҗатына багышланган презентация карадылар,  кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабайга үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр

Әлеге акция “17 бәхетле кеше бүләксез китмәс бездән” шигаре белән 2017 елның беренче эш көнендә Айдар авылы китапханәсендә уздырылды. Яңа ел-бүләкләр кабул итә торган вакыт. Кышның иң көтеп алына торган яңа ел бәйрәме китап укучыларын яңа ел акциясе белән бүләкләде. 2017 елда китапханә ишекләрен ачуга, беренче китап алучыларга оттырышсыз лотореяда катнашу мөмкинлеге булдырылды. Алар изге теләкләр, матур сүзләр язылган “шарлар”белән беррәттән зур булмаган бүләкләргә  ия булдылар. Бу көнне бәхетле билет иясе булган өлкән китап укучылар да изге теләкләрен язып китапханә чыршысын бизәделәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International