Рафис Корбан балалар дөньясын яхшы төшенә, нәниләр күңелен аңлый, алар өчен яза белә. Рафис Корбан ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызыксынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә. Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия “Балалар күңеленә юл” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куйды. Балаларны язучы белән якыннан таныштыру йөзеннән аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтте.