Бәйрәм кичендә Кыш бабай һәм Кар кызы барлык авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белэн котладылар. Бәйрәм программасында төрле кызыклы уеннар, концерт номерлары, һәм лотерея уйнатылды.
Концерт ахырында Олылар өчен 80-нче еллар дискотекасы үткәрелде. Килгән кунаклар бик шат калдылар.
9 нчы январь көнне Баландыш төп мәктәбендә педагогик советның чираттагы утырышы уздырылды. Әлеге утырышта укыту-тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр, икенче чирек нәтиҗәләре каралды. Чирек нәтиҗәләрен укыту буенча директор урынбасары Заббарова Г.Н. анализлады. Укытучылар коллективына куелган максат һәм бурычларның үтәлеше тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары үз эшләренә анализ ясадылар, Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль турында җиңүче һәм призлы урын алучы укучылар турында әйтеп үтттеләр.
Укучылар төрле соруларга җавап эзләдләр, юл билгеләрен искә төшерделәр. Укытучы апалары аларга юлда йөргәндәсак булырга кирәклеген аңлатты.
Олы Мәтәскә балалар бакчасында ай дәвамында янгын куркынычсызлыгы айлыгы булып утте. Айлык дәвамында бакчабызда төрле чаралар узды: балалар белән төрле әңгәмәләр, рәсем конкурслары, шул темага кагылышлы рәсемнәр, фильмнар карау оештырылды, аларга куркынычсызлык кагыйдәләре төшендерелде, әти-әниләр белән әнгәмәләр, инструктажлар үткәрелде
Балалар күңелендә сихри мизгелләрне яңартып, 10 гыйнвар көнне Теләче 2нче балалар бакчасының музыка залында “Чыршы белән саубуллашу” бәйрәме булып узды. Барлык балалар тагын бер кабат сихри, әкияти дөньяга чумдылар. Алар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, яңа ел җырларын искә төшерделәр, шаян биюләрен башкардылар. Балалар янына кунак булып гномнар һәм кар бөртекләре дә килгән иде. Бәйрәм ахырында Чыршыкай балаларны тагын бер кат үзенең төрле төсле утлары белән сөендереп, киләсе елга кадәр саубуллашты.
Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан информирует, что в Республике Татарстан на основании ст.133.1 Трудового кодекса Российской Федерации 8 августа 2016 года было заключено Соглашение между Федерацией профсоюзов РТ, Координационным советом объединений работодателей РТ, Кабинетом Министров РТ о минимальной заработной плате в Республике Татарстан (далее - Соглашение).
Буген Югары Кибэхужа балалар бакчасында тэрбияче балалар белэн Абдулла Алишнын « Куян кызы» экиятен укыдылар, сэхнэлэштереп карадылар. Балалар экиятлэрне тынларга шулай ук карарга да бик яраталар.Экиятлэр аша балаларны тынлаучан булырга эти-энилэрнен сузлэрен утэргэ ойрэтэбез.
Көн тәртибендә бакчага түләү һәм туклану мәсәләләре каралды.
Кошлар өчен иң кыены –кыш көне азык табу. Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары моны бик яхшы аңлыйлар.Алар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кошларга җим-лекләр ясадылар.Җимлекләрне сыйныф бүлмәсеннән күренеп торыр-лык итеп,агач ботакларына элделәр.Җимлекләргә салынган җимнәр белән карабүрекләр, песнәкләр, чыпчыклар сыйландылар. Алар укучыларга рәхмәт әйткәндәй, чырык-чырык килделәр.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да янәдән балаларның шат авазына күмелде. Бер-берсен сагынышкан нәниләр җылы бүлмәләрдә рәхәтләнеп уйнадылар, шаярдылар, шөгыльләрдә тәрбияче апаларына рәхәтләнеп җавап бирделәр. Зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әкиятләрен сәхнәләштереп уйнап күңелләрен күтәрделәр, рольләргә кереп уйнау осталыкларын үстерделәр.