9 нчы январь көнне Баландыш төп мәктәбендә педагогик советның чираттагы утырышы уздырылды. Әлеге утырышта укыту-тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр, икенче чирек нәтиҗәләре каралды. Чирек нәтиҗәләрен укыту буенча директор урынбасары Заббарова Г.Н. анализлады. Укытучылар коллективына куелган максат һәм бурычларның үтәлеше тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары үз эшләренә анализ ясадылар, Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль турында җиңүче һәм призлы урын алучы укучылар турында әйтеп үтттеләр.