8 январь көнне Күкчә авыл китапханәсендә татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Язучының яңа үрләре” -дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә - тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә. Укучылар язучының тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.
Бәйрәм барышында төрле уеннар уйналды, конкурслар үткәрелде, лотерея уйнатылды. Бәйрәм җыр - бию белән бергә үрелеп барды.
Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Укучылар өчен “Яңа китап- яңа ачыш”, “Вакытлы матбугат- заман көзгесе”- дигән күргәзмәләр төзелде. Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Китапханәгә кайткан һәрбер яңа китапны, вакытлы матбугатны алар көтеп ала, яратып укый.
Чара барышында балалар шигырь укыды, рәсем ясады, кышкы һәм яңа ел табышмакларына жавап эзләделәр. Ә аннан соң барысы да бердәм булып мәкальләр һәм әйтемнәр әйтештеләр. Бу чара «Яңа 2017 ел белән " дигән китап күргәзмәсе янында тәмамланды.
11 январь көнне Баландыш төп мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары берлеге сафына кабул итү тантанасы булып үтте. Әлеге тантанада укучылар Варис законнарын төгәл үтәргә, Татартстан ресбупликасының лаеклы гражданины булырга сүз бирделәр. Һәр укучыга ак, зәңгәр, кызыл төсләрдән торган галстуклар бәйләнде. Соңыннан, укучыларны варислар булулары белән педагог-оештыручы Мубаракшина Ф.Г. һәм сыйныф җитәкчеләре Тимербаева Ф.Р. котлады.
Балалар кинога кагылышлы күп кенә кызыклы фактлар турында белделәр, кино төшерү серләренә төшенделәр. Артист, каскадер, оператор, режиссёр профессияләренеңдә кирәкле булуларын белделәр.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 23,8 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 10199 кг. 1 сыерга 16,5 кг. туры килэ, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 16,2 кг. туры килэ,. Район буенча бу курсәткеч 12,9 кг.
Шушы уңайдан бу көнне кичке сәгатьләрдә Теләче ял паркында урнашкан Төп чыршы янында бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен район мәдәният йорты һәм Әбде, Шармыш авылы үзешчәннәре күрде. Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барылган чарада катнашучылар өчен бәйгеләр дә үткәрелде. Алар көн салкын, буранлы дип тормады, ярышларда теләп катнаштылар
С 1 января 2017 г. вступили в силу изменения в законодательстве в области организации и осуществления государственного контроля (надзора), предусматривающие дополнительные условия проведения проверки, но распространяются они только на обращения и заявления граждан о нарушении прав потребителей.