Шушы уңайдан бу көнне кичке сәгатьләрдә Теләче ял паркында урнашкан Төп чыршы янында бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен район мәдәният йорты һәм Әбде, Шармыш авылы үзешчәннәре күрде. Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барылган чарада катнашучылар өчен бәйгеләр дә үткәрелде. Алар көн салкын, буранлы дип тормады, ярышларда теләп катнаштылар