Урта Мишә авыл китапханәсендә 10 январь көнне “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” – дигән мәгълүмат сәгате үтте.

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Укучылар өчен  “Яңа китап- яңа ачыш”, “Вакытлы матбугат- заман көзгесе”- дигән күргәзмәләр төзелде. Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Китапханәгә кайткан һәрбер яңа китапны, вакытлы матбугатны алар көтеп ала, яратып укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International